Фронтовик язучы, якташыбыз Госман Бакиров
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә һәркемгә билгеле булган якташ язучыларыбызны искә алабыз, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын барлыйбыз. Аларның берсе Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан якташыбыз Госман Бакиров.